Зәйдә министр урынбасары Наталья Бутаева социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бүген Зәй муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булды.

Ул гражданнарны кабул итте һәм районның социаль учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симоновага «Уңайлы мохит һәркем өчен» конкурсында III урын яулаган өчен диплом тапшырылды.

Аннары эшлекле очрашу барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республиканың төп стратегияләре һәм үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International