Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага чара уздырдылар. Ул яшүсмерләрдә әйләнә-тирәдәгеләргә һәм аларның шәхси үзенчәлекләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Катнашучылар «толерантлык» төшенчәсенең килеп чыгышы турында «Тату гаилә» дигән мисал тыңладылар. Алар дус була һәм гафу итә белергә, барлык кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеген, аларны нинди дә булса билгеләр буенча бүлергә ярамавын аңладылар.