Югары Ослан интернат-йортында «Дустыңа кулыңны суз, дустым!» чарасы

2020 елның 11 сентябре, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында чаралар дәвам итә.

Бүген учреждениедә «Дустыңа кулыңны суз, дустым!» дигән чираттагы чара уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучылар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар катнашты.

Чара саф һавада узды. Интернат-йорт карамагындагылар төсле кәгазьдән кул формасы кистеләр, ә аннары, игелек һәм бәхет теләп, аларны бер-берсенә тапшырдылар. Шулай ук чара барышында интернат-йортның актив яшәүчеләрен рәхмәт хатлары һәм татлы призлар белән бүләкләү тантанасы узды. Аларның эшләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International