«Алтын көз» үзәге һәм «Шатлык» приюты белгечләре катнашында түгәрәк өстәл нәтиҗәләре

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла. Әлеге эшчәнлекнең максаты – балигъ булмаганнарны туган гаиләләренә кайтаруны тәэмин итү һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу.

Шушы көннәрдә Лаешның «Алтын көз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм «Шатлык» приюты белгечләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Чара барлык профилактик чараларны үтәп үткәрелде.

Түгәрәк өстәл барышында Лаеш районының авыр тормыш хәлендә булган ике гаилә каралды: гаилә белән эшләү нәтиҗәләре анализланды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде.

Күркәм традиция буенча «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларга букчалар һәм тимераяклар бүләк иттеләр, аларны уку елы башлану белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International