15 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культурасы буенча инструкторы Ләйсән Җиһангирова «Хәрәкәттән сәламәтлеккә» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәтләр алучыларны физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук сәламәтлекне ныгыту иде.
Зарядка – активлыкның иң киң таралган формаларының берсе, ул уртача йөкләнештәге физик күнегүләр комплексыннан тора. Зарядка ясаучы кешеләрнең йокысы, аппетиты, гомуми хәле яхшыра, эшкә сәләтлелеге арта.
Башта инструктор физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләде, аннары социаль хезмәт алучылар белән бергә ритмик музыка көенә зарядка ясадылар. Барлык күнегүләр физик һәм эмоциональ халәтне, шулай ук организмның һәм шөгыльләнүчеләрнең индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлап алынды.
Мастер-класста биш кеше катнашты. Алар барысы да хәлнең яхшыруын билгеләп үттеләр. Реабилитантлар өй шартларында гади физик күнегүләр ясарга сүз бирделәр.