«Веста» үзәгендә балаларны конфликтсыз аралашуга өйрәтәләр

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Дилара Борисова «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы буенча «Конфликтсыз аралашу» дигән төркемле дәрес үткәрде. 10 бала катнашында чара 12 нче социаль участокта узды. Дәреснең максаты – җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен, яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән уңай аралашу нигезләрен формалаштыру.

Социаль эш буенча белгеч балаларга кешеләр белән хезмәттәшлек итә белү кирәклеге турында сөйләде, дүрт психологик бүләк кагыйдәләре белән таныштырды. Алга таба чарада катнашучылар берничә күнегү үтәделәр, алар барышында ситуацияне конфликтсыз хәл итүгә өстенлек бирделәр.

Соңыннан Дилара Борисова балалар белән ачуны җиңүнең алты ысулы белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International