«Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр интеллектуаль уенда катнаштылар

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

14 октябрь көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин һәм минем сәламәтлегем» дигән интеллектуаль уен узды.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру, спортны пропагандалау һәм хәрәкәт активлыгының төрләренә карата кызыксыну уяту.

Дәрес барышында балалар, командаларга бүленеп, шәхси гигиена турындагы сорауларга җавап бирделәр, сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерделәр, аларга билгеле булган спорт төрләрен санап үттеләр һәм нәрсә белән мавыгулары турында сөйләделәр. Һәр бала хәрәкәт активлыгының һәм сәламәт яшәү рәвешенең һәр кеше өчен мөһимлеге турында фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International