«Кайгырту» үзәге яшүсмерләр өчен профилактик дәрес оештырды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районының алты балигъ булмаган баласы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре оештырган «Ялган җәннәт» дигән чарада катнашты. Түбән Мактаманың 11нче номерлы балалар китапханәсендә хәмер, тәмәке һәм психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән чара узды.

Дәрес барышында балалар тематик видеоматериал карадылар, начар гадәтләрнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында белделәр. Чараның практик өлешендә яшүсмерләр дәрес темасы буенча үз фикерләрен белдерделәр.

Барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International