Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр арчимбольдескиның нәрсә икәнен белделәр

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Инновацион технологияләр кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре гадәти булмаган аппликация – арчимбольдески (яшелчә һәм җиләк-җимештән аппликация) буенча дәрес үткәрделәр.

Бу техника иҗат итү өчен ирек бирә. Социаль хезмәт алучылар бу төр аппликация турында тыңлаганнан соң, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән искиткеч матур композиция ясадылар. Коллектив эш өлкән яшьтәге кешеләргә берләшергә, команда рухын тоярга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International