2020 елның 14-23 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:
- «Коррупциягә каршы тору»,
- «Гражданлык җәмгыяте институтларын һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү, гражданнар хокукларын яклау»,
- «Мәгариф, яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау»,
- «Мәдәният һәм сәнгать»,
- «Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту»,
- «Гаиләне, балаларны һәм аналыкны яклау, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү»,
- «Сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау»,
- «Физик культура һәм спорт»,
- «Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау».
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында, «Конкурслар һәм акцияләр» битендә урнаштырылган (https://mtsz.tatar.ru/rus/2020-god-4893089.htm).