2020 елның 14 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 74 305 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 889 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,66 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 447 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 393 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,57 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 113 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 51 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.