Арчаның тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлешле чара узды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән танып-белү дәресе узды.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр турында фильм карадылар, практик биремнәр үтәделәр, интерактив стенд ярдәмендә яңгыраган табышмаклар чиштеләр. Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга үз хыялларындагы һөнәрне ясарга тәкъдим ителде.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларны һөнәрләр белән таныштырырга, аларның күзаллауларын киңәйтергә, сүзлек запасын баетырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International