9 нчы ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Балигъ булмаганнар арасында суицидаль үз-үзеңне тоту сәбәпләре һәм билгеләре» дигән методик сәгать үткәрде. Чара «Мәктәп белем бирү мохитендә делинквент (криминоген) тотышны комплекслы кисәтү» дистанцион укыту программасы кысаларында узды.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән индивидуаль дәрес узды. Ул «ДОН» күп функцияле комплексын кулланып үткәрелде.
11 ноябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Марина Гатина «Балачакның игелекле дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. «Минем психологик портретым» дигән чарада социаль хезмәт алучы яшүсмерләр катнашты.
5 ноябрьдә Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI милли чемпионатның төбәк этабы узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дус булырга өйрәнәбез» дигән психологик-педагогик программа тормышка ашырыла. Аның максаты – балигъ булмаганнарның коммуникатив белемлелеген формалаштыру, балалар коллективында конфликтсыз аралашырга өйрәтү.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүдә төп бурычларның берсе. Еш кына өлкән кешеләр уяулыкны югалта, кайчагында көнкүрештә гади куркынычсызлык чаралары турында оныта. Шуңа бәйле рәвештә, өлкәннәр янгын корбаны булырга мөмкин.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Караучы» («Сиделка») пилот проекты гамләгә кертелә, ул үз-үзләрен карый алмаган өлкәннәр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бу юлы виртуаль сәяхәттә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар булды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучы гражданнар белән шәхси дәресләр үткәрелә. Бүген социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева «Пазл җый» уенын үткәрде.
Агымдагы елның октябрь аенда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган хезмәт алучылары «Экология» милли проекты – балалар карашы» конкурсында катнаштылар. Республика конкурсы яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының экологик проблемаларына җәлеп итүгә, экологик культура тәрбияләүгә, табигатьне саклау эшендә гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.