Минзәлә интернат-йортында уен терапиясе

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучы гражданнар белән шәхси дәресләр үткәрелә. Бүген социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева «Пазл җый» уенын үткәрде.

Уен терапиясе өлкәннәрнең психик хәлен җиңеләйтә. Пазллар фикерләүне, хәтерне, кулларның вак моторикасын үстерүдә булыша. Вак элементлар җыю вакытында өлкән яшьтәге кешеләр башланган эшне ахырына җиткерергә өйрәнә, аларда әйләнә-тирә даирәнең күптөрлелеген аңлау һәм танып-белү кызыксынуы формалаша, игътибарлык һәм күзаллау үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International