Өлкән яшьтәге чаллылыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Куркынычсызлыкны тәэмин итү – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүдә төп бурычларның берсе. Еш кына өлкән кешеләр уяулыкны югалта, кайчагында көнкүрештә гади куркынычсызлык чаралары турында оныта. Шуңа бәйле рәвештә, өлкәннәр янгын корбаны булырга мөмкин.

Профилактик эш кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз карамагындагылар белән көнкүреш газын кулланганда янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Социаль хезмәт алучыларга куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр, җылыту җайланмаларының төзеклегенә, вентиляция каналларының торышына аерым игътибар иттеләр, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International