Агымдагы елның октябрь аенда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган хезмәт алучылары «Экология» милли проекты – балалар карашы» конкурсында катнаштылар. Республика конкурсы яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының экологик проблемаларына җәлеп итүгә, экологик культура тәрбияләүгә, табигатьне саклау эшендә гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәләренә 7-11 яшьтәге 23 баланың рәсемнәре һәм «Татарстанның яшел йөрәге» практик юнәлешле проекты җибәрелде.
Казанның Авиатөзелеш районыннан социаль хезмәт алучылар табигый ресурсларны торгызу белән шөгыльләнә торган кешеләр һәм компанияләр эшенә илһамланып, бүлек белгечләре җитәкчелегендә республиканың яшел зонасын саклауга үз өлешен кертә алган практик юнәлешле проект эшләдедәр. Проект кысаларында эш түбәндәге юнәлешләр буенча башкарылачак:
- экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән экологик дәресләр үткәрү;
- ресурсларны саклау проблемаларына һәм туган шәһәрнең экологик проблемаларына игътибар җәлеп итү;
- «Идел буе экологиясе» компаниясе белән берлектә чаралар, экологик акцияләр оештыру юлы белән халыкның экология юнәлеше буенча белемен арттыру;
- әйләнә-тирә мохитне саклау турында белешмәлекләр һәм буклетлар эшләү.
