Минзәлә интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче өлкәннәре белән индивидуаль дәресләр үткәрәләр

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән индивидуаль дәрес узды. Ул «ДОН» күп функцияле комплексын кулланып үткәрелде.

Бүген социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева «Дуга» тренажерында дәрес сайлады. Бу горизонталь нигездә теркәлгән, боҗралар кидерелгән дуга рәвешендәге штанга. Социаль хезмәт алучыга боҗраны төрле якка күчереп йөртергә кушалар. Мондый дәрес логик һәм абстракт фикерләүне, инсульт яки баш мие җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырлыклары булган кешеләрдә хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә. Моннан тыш, тренажерда эшләү сенсорлы активлыкны, буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен яхшырта, аяк-кулларның эшчәнлеген торгыза, кулларның вак моторикасын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International