Баулы интернат-йортында яшәүчеләр Япония буйлап сәяхәт итәләр

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Виртуаль туризм» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Бүген технология кысаларында социаль эш буенча белгеч Р. З. Вәгыйзова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен Япониягә виртуаль сәяхәт оештырды.

Интернат-йортта яшәүчеләр рәхәтләнеп һәрвакыт чәчәк ата торган Хитачи милли паркы һәм Асикага чәчәкләр паркы турында видеороликлар карадылар. Аннан соң алар сакура ботаклары ясадылар.

«Виртуаль туризм» технологиясе өлкәннәрнең коммуникатив һәм танып белү активлыгын арттыруга, социаль изоляцияне бетерүгә юнәлдерелгән. Һәр дәрестән соң интернат-йорт белгечләре үз карамагындагылар белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм аларның теләкләре турында сорашалар. Сәяхәтләр виртуаль булса да, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International