«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Караучы» («Сиделка») пилот проекты гамләгә кертелә, ул үз-үзләрен карый алмаган өлкәннәр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Ай саен «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләре, «Содействие» үзәге белгече белән берлектә, хезмәт алучыларга барып, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәялиләр, караучыларның эше, шулай ук медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать булу дәрәҗәсе белән танышалар.
Үткәрелгән контроль чаралар өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар караучыларның эшеннән канәгать булуларын күрсәтә.