Минзәлә яшүсмерләрен кешенең психологик портретын төзергә өйрәттеләр

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Марина Гатина «Балачакның игелекле дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. «Минем психологик портретым» дигән чарада социаль хезмәт алучы яшүсмерләр катнашты.

Дәрес җирлекара үзәк китапханәнең Р. Гәрәй исемендәге Минзәлә үзәк балалар китапханәсе базасында узды.

Күп кенә күнегүләр ясап, яшүсмерләр кешенең психологик портретын төзергә, портрет тасвирламалары буенча шәхесне танырга өйрәнделәр, тирә-юньдәгеләрне анализлау күнекмәләрен алдылар.

Дәрес ахырында яшүсмерләргә «Бар да үз кулларыңда» дигән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International