5 ноябрьдә Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI милли чемпионатның төбәк этабы узды.
Казан шәһәренең «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чемпионатта бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мансур Гафаров, Глеб Степанидин һәм Амаль Гузейров мәктәп укучылары арасында «Ресторан хезмәте» компетенциясендә җиңүчеләр булдылар, алар өч призлы урынны да яуладылар.
Конкурс биремнәре шактый катлаулы иде, әмма егетләр аларны искиткеч башкарып чыкты. Ел дәвамында алар хезмәт буенча инструктор К. Г. Кузьмичева җитәкчелегендә тернәкләндерү үзәге һәм сәүдә-икътисад техникумы мәйданчыкларында шөгыльләнделәр, бу авыр һөнәрнең барлык нигезләрен үзләштерделәр.
«Балалар өчен бу зур тәҗрибә. Конкурска әзерлек барышында алган белемнәр аларга тормышта да кирәк булачак», – ди тернәкләндерү үзәге белгечләре.
.png)