«Ышаныч» үзәге «Дус булырга өйрәнәбез» психологик-педагогик программасын тормышка ашыра

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дус булырга өйрәнәбез» дигән психологик-педагогик программа тормышка ашырыла. Аның максаты – балигъ булмаганнарның коммуникатив белемлелеген формалаштыру, балалар коллективында конфликтсыз аралашырга өйрәтү. Дәресләрдә балалар үзләренең социаль һәм коммуникатив сәләтләрен үстерәләр, конфликтсыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнәләр.

Төркемле интерактив дәресләр гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезмәт алучыларының уку урыны буенча, 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә уза. Укучыларның максатчан төркеме белән чараларны психолог Наталья Косарева һәм белгеч Валентина Титкова үткәрә.

Уку елы дәвамында узачак дәресләр циклыннан соң мәктәп укучылары яшьтәшләр төркемендә нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләренә өйрәнәчәкләр, үзләренең социаль статусын күтәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International