«Веста» үзәгендә хезмәт алучыларны кул эшләренә өйрәтәләр

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес узды. Белгеч Наталья Емельянова «Крючок белән чәчәк бәйләү» темасына дәрес үткәрде.

Әлеге чарада «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр катнашты. Очрашу башында белгеч аларга чәчәк бәйләү техникасы турында сөйләде. Крючок белән бәйли белүчеләр эшне җиңел генә башкарып чыктылар. Кулына беренче тапкыр крючок алган хатын-кызларга бу сәнгатьнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга булыштылар. Нәтиҗәдә, дәрескә килгән һәр кеше бәйләнгән чәчәк бәйләмнәре белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International