«Яңарыш» үзәгендә Игелек көненә багышланган чара узды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Игелек көненә багышланган чара узды. Аның максаты игелеклелек, якыннарга игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү иде.

Балалар игелек, ихтирам һәм әдәплелек турында сөйләштеләр, әти-әниләренә һәм энеләре, сеңелләренә ничек ярдәм итүләре, игелекле эшләр башкарулары турында сөйләделәр. Төрле уеннар уйнаганда, балалар әдәпле сүзләр искә төшерделәр, ә аннары «Игелек чәчәге» күмәк аппликациясен ясадылар.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга, якыннарга карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең гамәлләрен бәяләргә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International