«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек марафоны узды

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек марафоны» дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Аны дәвалау физкультурасы буенча инструктор Зөһрә Закирова оештырды һәм үткәрде.

Марафонның максаты социаль хезмәт алучылар арасында үз сәламәтлегеңә сак караш пропагандалау һәм катнашучылар тарафыннан кеше тормышының кыйммәтен аңлау иде.

Инструктор реабилитантларга берничә кызыклы хәрәкәтчән конкурс тәкъдим итте. Шулай ук социаль хезмәт алучылар табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, тематик сорауларга җавап бирделәр.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International