Арча тернәкләндерү үзәгендә Энергия саклау көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 11 ноябрьдә Халыкара энергия саклау көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы узды.

Тематик әңгәмә барышында балалар энергияне саклау мөһимлеге, аның әйләнә-тирә мохиткә һәм хәтта климатка йогынтысы турында белделәр. Чарада катнашучылар, үз сорауларына җаваплар алгач, һәркемнең гади көнкүреш гадәтләре аша энергияне саклауга үз өлешен кертә алуын аңладылар. Тәрбияләнүчеләргә бу темага видеопрезентация тәкъдим ителде. Алган белемнәрен тирәнәйтеп, балалар зур кызыксыну белән актуаль рәсемнәр ясадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Дәрес ахырында балалар 5 минутка ут сүндерделәр, шул рәвешле алар әйләнә-тирә мохитне саклау өчен көрәштә бердәмлек күрсәттеләр.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева билгеләп үткәнчә, мондый тематик сәгатьләр бүгенге көндә бик актуаль һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбияләргә, энергия чыганакларын рациональ файдалануга һәм балаларның гомуми күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International