Казанда бөтенроссия социаль форумы чараларының берсе узды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрь көнне Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы «Бергә – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Ел саен үткәрелә торган социаль форум балалар мәнфәгатьләрендә социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы чишелешләрне күрсәтергә мөмкинлек бирүче әһәмиятле чарага әйләнде.

Форумның эшлекле программасы чараларының берсендә катнашучыларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин сәламләде. Үз чыгышында ул республиканың Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды белән актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. 2009 елда төзелгән үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, Татарстан ел саен Фонд тарафыннан грант акчаларын алу өчен игълан ителгән конкурсларда катнаша.

2010 елда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә торган күргәзмә-форумга килгән бөтен Россиядән делегатлар кабул итте. 10 елдан соң республика кабат кунакларны үз мәйданында кабул итте һәм бу вакыт эчендә ирешелгән уңышлары һәм эшләнмәләре белән уртаклашты.

Катлаулы эпидемиология вәзгыяте төбәкара аралашу өчен киртә булмады. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә уникаль онлайн-мәйданчык булдырылды, ул илнең төрле төбәкләрендә тормышка ашырыла торган балаларга ярдәм итү буенча уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге бирде.

Һөнәри мәйданчыкның модераторы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге директоры Марина Горшунова булды. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада социаль хезмәт алучыларның иң күп категориясе – балалар һәм алар тәрбияләнгән гаиләләр: күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр. Спикер сүзләренә караганда, мондый гаиләләр белән эшләүдә төп бурыч – аны социаль куркынычка җиткермичә, авыр тормыш хәлен җиңеп чыгуда аларга үз вакытында ярдәм күрсәтү, бала өчен гаиләне саклап калу.

Татарстанда төрле практикаларның нәтиҗәле эшчәнлеге аша тормышка ашырыла торган балалы гаиләләргә социаль ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшнең уңай тәҗрибәсе тупланган.

Шулай ук бөтенроссия онлайн-чара кысаларында түбәндәге темалар яктыртылды:

- авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең заманча технологияләре;

- балалы гаиләләрнең ярлылыгын киметүгә һәм балалы гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән нәтиҗәле социаль практикалар;

- социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» ведомствоара проекты;

- Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикасы буларак социаль ярдәм күрсәтү һ.б.

Форумда катнашучыларга «Ярдәм кулы» дигән видеофильм, «Хокукый навигатор» мәгълүмат технологиясенең презентациясе, «Кризис шартларында психологик яклануның нәтиҗәле системасын һәм үз-үзеңне ышанычлы тоту кагыйдәләре формалаштыру чарасы буларак өстәл уены» мастер-классы, «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм башкалар тәкъдим ителде.

Чараның үзенчәлекле форматына карамастан, мөһим социаль проблемалар һәм аларны җиңеп чыгу юллары турында фикер алышу булды. Очрашуның онлайн-форматта узуы Россиянең төрле төбәкләрендә тормышка ашырыла торган балаларга ярдәм итү буенча уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу өчен төбәкара аралашу мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International