Республика халкына 48 598 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 11 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 66 354 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 510 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,27 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 598 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 902 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,37 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 592 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 23 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International