10 ноябрьдә онлайн-вакыйга форматында Татарстан Республикасы «Бергә – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде.
Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөстәкыйль тормышка адым артыннан адым» дигән түгәрәк өстәл узды. Сәламләү сүзе белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, чараның темасы очраклы гына сайланмаган. Соңгы вакытта төбәктә инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә хәл сизелерлек үзгәрде, аның векторы тоталь ярдәм һәм карау оештырудан мөстәкыйльлекне үстерүгә күчте.
Гаиләдә үсештә нинди дә булса тайпылышлары булган бала тугач, аңа беренче көннәрдән үк ярдәм күрсәтү мөһим. 2016 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Иртә ярдәм үстерү концепциясе расланды. Аны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтүне тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү процессында башлангыч адым буларак гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда иртә ярдәмне гамәлгә кертү күптән башланды инде. Әле 2003 елның апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районы башлыгы тарафыннан махсус хезмәт оештыру турында карар кабул ителә, «Апрель» үзәге аның төп башкаручысы булып тора.
Түгәрәк өстәлнең координаторы «Безнең кояшлы дөнья» балачак инвалидларын тернәкләндерү үзәге җитәкчесе, аутистик спектрдагы авырулар булган балаларны комплекслы тәэмин итү мәсьәләләре буенча РФ Мәгариф министрлыгының Эксперт советы әгъзасы Игорь Шпицберг чыгыш ясады. Аның җитәкчелегендә түгәрәк өстәлдә түбәндәге темалар каралды:
- Татарстан Республикасында һәм Чуваш Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә хезмәт күрсәтүнең төп тенденцияләре;
- инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социаль адаптациясе проблемалары;
- үсешендә тайпылышлар булган балаларны, бигрәк тә интернат учреждениеләрдә яшәүче балаларны, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны социальләштерү;
- һәм башкалар.