Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубы эшен дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне кисәтү максатыннан 11 ноябрь көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «СТАЛКЕР» программасы буенча эш үткәрделәр.
Дәрестә клубта катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтләре турында сөйләштеләр һәм зарарлы гадәтләргә караганда, спортка һәм файдалы шөгыльгә өстенлек бирергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында балалар белән «Мәңгелек ут» аппликациясе ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чарада төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты.