«Кайгырту» үзәге белгечләре әниләр өчен бәйрәм чарасы уздырды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Ана булуның социаль әһәмиятен арттыру максатыннан 27 ноябрь көнне Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында чара үткәрделәр. Анда төрле категория гаиләләреннән әниләр катнашты.

Чара барышында күңелле конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар һәм белгечләргә бәйрәм кәефе бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашу катнашучыларга сувенирлар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International