Светлана Трошина – биш кызның әнисе, кайгыртучан, күңелле, максатчан һәм иҗади шәхес. Ул өй учагын саклаучы һәм тату гаилә хуҗасы. Барлык мәшәкатьләргә һәм борчуларга карамастан, ана булу аңа зур ләззәт, гармония һәм җылылык китерә.
Трошиннар гаиләсе Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт ала. Күп балалы гаилә Әниләр көненә багышланган бөтенроссия гаилә флешмобында бик теләп катнашты. Әлеге проект Андрей Первозванный фондының «Ана булу изгелеге» программасы кысаларында, Россия Федерациясенең атказанган артисты Диана Гурцкая белән бергә тормышка ашырыла.