Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Айбаш авылында социаль хезмәт алучылар белән җылы очрашу оештырдылар.
Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергә скрапбукинг техникасында плакат ясадылар. Мондый эшләнмә нинди дә булса вакыйгалар турында фотографияләр һәм башка истәлекле әйберләр саклап калырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук комплекслы үзәк белгечләре социаль хезмәт алучыларга шушы якты бәйрәм уңаеннан зур булмаган бүләкләр тапшырдылар. Биектау районының өлкән яшьтәге кешеләре матур һәм күңелле очрашуга бик шат булдылар.