Гаилә белән хезмәттәшлек – Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше. Ул балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә бердәмлек урнаштыруга, гаилә тәрбиясе буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнүгә һәм таратуга, ата-аналарны балаларының учреждениедәге тормышы белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле, тәрбиячеләргә ата-аналар белән дистанцион форматта ешрак эшләргә туры килә. Әниләр көне белән котлауны шулай ук видеорежимда оештырдылар. Видеомөрәҗәгатькә җырлар, биюләр, көлкеле мизгелләр белән балалар чыгышлары кертелде. Шулай ук балалар үз әниләренең портретларын ясадылар, алардан фотокүргәзмә оештырылды. Балаларның әниләре турында хикәяләре кызыклы килеп чыкты. Балалар белән интервьюны социаль приют сайтында һәм учреждениенең Инстаграмдагы аккаунтында урнаштырдылар.