«Кайгырту» үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе үз эшен дәвам итә

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр дәвам итә. Тыңлаучыларны өй шартларында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтәләр.

Дәресләр программасы теоретик нигезләрне өйрәнүгә һәм гомуми тәрбия күнекмәләрен практик үзләштерүгә, өзлегүләрне профилактикалауга, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү алымнарына, гигиена тәрбиясе бирү, туклану һәм ашату кагыйдәләренә, беренче табибка кадәр ярдәм итү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында бушлай уку узарга теләүчеләр Питрәч авылы, Совет урамы, 27 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: (84367) 3-04-65.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International