«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
2020 елның сентябрь-ноябрь айларында 438 өлкән яшьтәге авыл кешесе диспансерлаштыруга китерелде. Күптән түгел тикшерүне Кукмара районының Олыяз, Важашур, Кошки, Маназарас авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар үтте.
Декабрь аенда «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге медучреждениеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк булган 140 кешене алып килергә планлаштыра.