Минзәлә интернат-йортында әниләрне бәйрәм белән котладылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әниләр көненә багышланган чара узды. Аның максаты хатын-кызга сак караш традицияләрен саклау иде.

Социаль хезмәт алучылар барлык әниләрне дә алдан әзерләнгән шигырьләр белән котладылар, балачакларын искә төшерделәр. Бу көнне әниләр турында бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, коллективта җылы мөнәсәбәтләр, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, аналарга карата ихтирамлы һәм сак караш формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International