«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-шигъри кичә

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Сөйкемле, яраткан, иң матур!» дигән музыкаль-шигъри кичә үткәрде. Чарада 24 социаль хезмәт алучы катнашты.

Бәйрәм кичәсен әниләрнең казанышлары турында дулкынландыргыч сүзләр белән ачып җибәрделәр. Социаль хезмәт алучылар бәйрәм бәйгеләрендә актив катнаштылар, әниләр өчен барлык алфавит хәрефләренә ягымлы сүзләр әйттеләр, мәхәббәт, игелек, әниләрнең кайгыртуы турында шигырьләр сөйләделәр.

Үзәк белгечләренең «Өч әни» чыгышы һәм баянда рус һәм татар телләрендә көйләр башкаруы барлык катнашучылар өчен дә бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International