Яшел Үзән районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне барладылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Имин булмаган гаиләләрдә хәлне контрольдә тоту, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү максатыннан 27 нче ноябрьдә Зәй районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде. Чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өлкән инспекторы, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм мәгариф учреждениесе белгече катнашты.

Комиссия әгъзалары ата-аналар белән балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен җаваплылык, спиртлы эчемлекләр эчү ярамаганлыгы, үрнәк булырдай яшәү рәвеше алып бару кирәклеге, балаларның урамда һәм өйдә куркынычсыз тәртипләре турында шәхси әңгәмәләр үткәрделәр.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 6 гражданга эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү, эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлек, җәмәгать эшләрен оештыру, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру һәм һөнәри укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.

Мондый рейдларның максаты гаилә иминсезлеге сәбәпләрен ачыклау гына түгел, ә әти-әниләрнең дөрес юлга басуларын күзәтеп тору, ә кирәк очракта гаиләгә үз вакытында ярдәм күрсәтү дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International