2020 елда Әлмәт шәһәренең мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү чараларының берсе – гражданнарның тормыш хәлләрен чишү өчен хезмәт күрсәтү комплексын эшләү һәм гамәлгә кертү. Хәзерге вакытта «Озак вакытлы тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылучы гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү» һәм «Яшь белгечләр» дигән ике тормыш ситуациясе тормышка ашырыла.
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәге халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен генә түгел, башка хезмәтләрне дә күрсәтә. Мәсәлән, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, кешегә эшкә урнашканда дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә социаль контракт төзү тәкъдим ителә. Бу очракта, хезмәт хакына өстәп, 10 085 сум күләмендә айлык социаль пособие түләнә. Шулай итеп, социаль яклау идарәсе белән билгеләнгән үзара хезмәттәшлек авыр тормыш хәлендә булган гражданга комплекста хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә: эшкә урнашу да, айлык социаль пособие түләү дә.
Шулай ук гражданнарның тормыш хәлен хәл иткәндә хезмәт күрсәтү комплексына гарантияләнгән әңгәмә үткәрү дә керә.
Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәр озак (1 елдан артык) тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга теләгән 417 кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән 371 кеше даими эшкә урнаштырылган, 46сы – вакытлы эшкә.
Әлеге категориядәге 123 кеше мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча чәчтараш, хисапчы, тегүче, каравылчы, маникюр буенча белгеч, кадрлар буенча инспектор, котельный операторы һ.б. һөнәри белем алдылар.
Гражданнарның тормыш хәлләре кысаларында хезмәт күрсәтү комплексын алу тәртибе турында мәгълүмат (8553) 32-34-95 телефоны буенча бирелә.