Инвалидлар декадасы кысаларында Алабуга интернат-йортында тематик сәгать узды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Яхшылык эшләсәң, яшәве күңеллерәк» дип исемләнгән тематик сәгать узды.

Чара барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында гына түгел, ә аларның рухи көче, максатчанлыгы, уңышка ирешә белүләре турында да сөйләштеләр. Очрашуда катнашучыларга «Дөнья өстендә болытлар» документаль фильмын күрсәттеләр. Картина Яңа Черкас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче В. А. Бабарыкин турында сөйли.

Фильм караганнан соң, социаль хезмәт алучыларга «Кешеләргә игелек һәм бәхет бүләк итегез» дигән концерт программасы тәкъдим ителде. Дистанцион бәйрәм концертын «Старость в радость» Хәйрия фонды волонтерлары оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International