«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән гамәли дәрес уздырылды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең массаж буенча шәфкать туташы Ольга Вискова «Кулларга массаж ясау» темасына гамәли дәрес үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны кул массажына өйрәтү.

Белгеч катнашучыларга кул массажының үз эченә бармак, җилкә, җилкә буыны массажын һ.б. алуы турында сөйләде. Кулларга массаж ясау эшкә сәләтлелекне торгыза, аяк-кул сызлауны киметә, мускулларны йомшарта, буыннарны ныгыта, кулларны тагын да матуррак итә. «Җилкә һәм кулларның өске өлешен шактый ныгытып йомшартсалар, терсәккә массажны йомшаграк ясарга, ә бармак һәм беләзек сөягенә аерым игътибар бирергә кирәк. Нәкъ менә биредә бик күп актив акупунктур нокталар тупланган, аларны массажлау көч бирәчәк һәм шул ук вакытта нерв системасын тынычландырачак», – дип уртаклашты реабилитантлар белән Ольга Вискова.

Әлеге чарада 11 кеше катнашты. Соңыннан белгеч аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International