«Салават күпере» үзәгендә «Ачык дөнья» клубында катнашучылар өчен кызыклы дәрес уздырылды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды. Дәрестә «Ачык дөнья» клубыннан сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар катнашты.

Очрашу башында психолог Ольга Колганова һәм социаль педагог Ольга Лукашова коллективта уңай атмосфера тудыруга, коммуникатив күнекмәләрне камилләштерүгә һәм балигъ булмаганнарда кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итүче уеннар үткәрделәр. Балалар үзара бик теләп ярыштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм көч биреп тордылар. Алар кызыксыну белән табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, ә һәр дөрес җавап өчен кәгазь кар бөртекләре алдылар, аларны соңыннан үзләренең киләчәк иҗади эшләрендә кулландылар.

Аннан катнашучылар Яңа ел эшләнмәләре бизәүгә керештеләр. Балалар эшләре бик матур килеп чыкты, һәм һәр катнашучы кулдан ясалган уенчык белән өендәге чыршыны бизәргә теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International