Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасының чираттагы көне инвалид балаларның Лаеш техник-икътисад техникумына виртуаль экскурсиягә барулары белән истә калды.
Кызыклы интерактив аралашу формасы балаларга студент тормышына яңача карарга ярдәм итте. Юридик бүлекнең икенче курс талибәсе Снежана яшь реабилитантларга аудиторияләрне, уку остаханәләрен күрсәтте, уку процессы турында тулырак сөйләде. Шулай ук балалар тренажерда трактор йөртергә, пилотсыз очу аппараты җибәрергә өйрәнделәр, төрле минераллар барладылар, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыра һәм киләчәктә һөнәри сайлауда ярдәм итә.
Һөнәри юнәлеш бирү дәресе техникум җитәкчелеге һәм коллективы ярдәме белән оештырылды.