Яңа Чишмә интернат-йортында инвалидлар декадасы кысаларында берничә чара узды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биредә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр фотокүргәзмәсе, шулай ук «Без төрле, әмма без бергә!» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды.

«Олимп» спорт мәктәбендә интернат-йортта яшәүчеләр өчен өстәл уеннары һәм җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Спорт чараларында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук инвалидлар декадасы кысаларында шәфкать туташы Ольга Шилова социаль хезмәт алучылар өчен «Үзенчәлекле кешеләр» дигән лекция укыды, ә социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина тормышларында зур уңышларга ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында фильмнар һәм презентацияләр күрсәтте. Моннан тыш, учреждение белгечләре «Күңелле сораулар сәгате» дигән викторина үткәрделәр.

Ункөнлек чараларына балалар сәнгать мәктәбеннән волонтерлар да кушылды. Онлайн-концерт күрсәтеп, алар өлкәннәрне игътибарлары белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International