9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре балалары арасында «Без ришвәтчелеккә каршы» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты – актив гражданлык позициясе һәм коррупциягә тискәре караш формалаштыру.
Конкурс алдыннан балалар белән коррупция, аның кеше һәм тулаем җәмгыять өчен тискәре нәтиҗәләре турында әңгәмәләр үткәрелде. Конкурста 12 бала катнашты. Алар барысы да биремгә иҗади яктан килделәр һәм жюрига коррупция темасына рәсемнәр генә түгел, ә тирән мәгънәгә ия эшләр тәкъдим иттеләр.
Конкурста катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.