Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 5 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 34 белгеч катнашында тренинглар узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге вәкилләре гаилә белән эшләү принциплары турында сөйләделәр, конкрет очрак белән эшләүгә җентекләп тукталдылар. Белгечләр яңа туган сабыйдан баш тарту очракларында хатын-кызлар белән эшләүгә анализ ясадылар.
Шулай ук тренинглар кысаларында баланы гаиләдә калдыруның куркынычсызлыгына бәя бирделәр, гаилә белән эшләү буенча ресурслы алымнар турында фикер алыштылар.