«Мин – ришвәтчелеккә каршы»: Минзәләдә рәсем конкурсына йомгак ясадылар

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә, 9 декабрьдә, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мин – ришвәтчелеккә каршы» дигән рәсем конкурсына йомгак ясадылар.

Иҗади ярышта учреждение хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Яшь рәссамнарга дипломнар һәм бүләкләрне район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Марк Токарев тапшырды. Шулай ук ул комплекслы үзәк коллективы белән ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә закон таләпләрен аңлату буенча профилактик әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International