Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече Галия Петрова «Әкияти сандыктан» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды.
Күргәзмәдә социаль хезмәт алучылар Гөлфия Сабирҗанова, Вера Никосян, Ольга Аблаеваның иҗади эшләре тәкъдим ителде. Эшләнмәләр төрле техникаларда башкарылган: чигү, бәйләү һ.б. Иҗади эшләр авторлары үз серләре белән уртаклаштылар, теге яки бу эшләнмәләрне башкару технологияләре турында җентекләп сөйләделәр.
Чарада 15 кеше катнашты.