ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Биектау муниципаль районы Олы Рәс авылында яшәүче Фәүзия Шакирҗан кызы Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре физкультура-сәламәтләндерү дәресләре уздыралар. Алар өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга, активлыгын саклауга һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

РФ субъектларының «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыруны үстерү буенча эшчәнлеген координацияләү федераль үзәге җитәкчесе урынбасары Светлана Свищева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге башлыгы Резидә Шаһвәлиева Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендәге гериатрия кабинетына булдылар.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Татарстан Республикасында «Караучы» («Сиделка») стационар алыштыручы технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.

8 нче декабрь көнне Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия акциясе узды. Волонтерлар берләшмәсе рәисе А. У. Хаҗиевның иганәчелек ярдәме белән инвалид кешеләргә чәйгә татлы бүләкләр тапшырдылар.

9 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Муса Җәлил ис. Шәһәр үзәк китапханәсе вәкилләре белән очраштылар. Чара дөньяда танылган хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаровның биографиясенә багышланган иде, аның тууына 100 ел 2021 елның маенда билгеләп үтеләчәк.

Инвалидлар декадасы ахырында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка турниры үткәрелде. Әлеге чараны көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары өчен хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева оештырды.

Бу елның сентябрь аеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Чикләрсез дөнья» театраль студиясе» дигән социаль проект тормышка ашырыла. Проект – «Татнефть» Хәйрия фондының грантын отучы.

Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле һәм инвалидлыгы булган балалар өчен «Ачык дөнья» клубы эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International